Кире кайту

Имтияз алган бала

Габдулла Тукай

Тырышты бу бала, чын ләззәт алды инде тәхсилдән;
Югары булды урны «афәрин»нән һәм дә «тәхсинэнән.

Ни кушсаң, да укый алды, ни әйтсәң шуны язалды;
Балаларның арасында үзенә «имтияз» алды.

Беренче кәррә мөмтаз булса бер инсан туганнан соң,
Фәхерле Имтиязларны алыр үскәч тә аннан соң.

Имтияз — мактау кәгазе
Тәхсил — уку.
Афәрин, тәхсин — дәресне белү дәрәҗәсенә карап куела торган билгеләр; хәзерге «5»ле һәм «4»легә туры килә.
Кәррә — тапкыр.
Мөмтаз булса — шәплек белән аерылып торса.
Инсан — кеше.
Фәхерле — мактаулы.