Кире кайту

Танса

Габдулла Тукай

Танса таушы зал эчендә төн ката,
Уйный оркестр: «Трим-там-там-та-та!»
Барча кулларда чуар чүпләр тулы:
Өч хатын почмакта конфетти сата.

Бик хозур эшләр, халык хәйрәт итә,
Мактый һәркем: «Әттә-тәттә-тәттә-тә!»
Мактаган саен, идәндә сикрәләр —
«Тып та тып!» — пар яшь кәҗә берлән тәкә!

Конфетти — танец вакытында биючеләр өстенә сибә торган төр» ле төстәге кәгазь кисәкләре.
Хәйрәт итү — хәйран калу.