Кире кайту

Яшен яшьнәгәндә

Габдулла Тукай

Куркытма Син, алла! яшен белән,
Барыбер мин куркъмыйм, яши беләм!
Куркытсаң да куркъмыйм, аязымны
Сатып алдым аһым, яшем белән!