Чыкса мәгърибтән кояш — шунда заманның ахыры,
Бу — китапларда язылган күп галәмәтнең бере.
Гыйльмилә хикмәт кояшы тугъды мәгърибтән хазир,
Көнчыгыш халкы, белалмыйм, инде нәрсә монтазир?
Мәгърибиһа — кояшның көнбатыш яктан чыгуы.
Мәгъриб — көнбатыш.
Гыйльмилә хикмәт — гыйлем (фән) белән философия.
Хазир — хәзер.
Монтазир — көтә.
