Кире кайту

Ни кирәк тагы?

Габдулла Тукай

(Экспромт)

Алкаларың якты брилиант ич,—
   Җанкисәгем, ни кирәк тагы?
Һәрнәрсәдән миңа син кыйбат ич! —
   Җанкисәгем, ни кирәк тагы?
Син теләк ич миңа, син салат ич,—
   Җанкисәгем, ни кирәк тагы?
Син хәят ич миңа, син мәмат ич,—
   Җаным, бәгърем, ни кирәк тагы?

Салат — мактау.
Хәят — тереклек.
Мәмат — үлем.