Кире кайту

Мәхәббәт шәрхе

Габдулла Тукай

Мин: «Мәхәббәтсез»,— дидем, ләкин мәхәббәт төрлечә:
Йолдыз ул күктән атылган җиргә, Генрих Гейнечә.

Тугъры килгән урны чүплеккә, тиреслеккә аның:
Каплап алган төрле шакшы, төрле пислек һәр ягын.

Шунда кыткылдый әтәч, мыркылдый шунда дуңгызы;
Шундый хурлыкта, хәкарәттә мәхәббәт йолдызы.

Йоклый йолдыз шул түбәнлектә, озын төшләр күреп,
Һәр төшенә бакчалар, гөлләр, гүзәл исләр кереп.

Шәрхе (шәрехе) — аңлатмасы, комментарие.
Пислек — түбәнлек.
Кәкарәт — кимсетелү.