Кире кайту

Тәфсирме? Тәрҗемәме?

Габдулла Тукай

Һәр заман кем насры берлән фәтхе килсә алланың,
Һич тә бер көч туктаталмый, манигы булмый аның.

Син күрерсең тугъры юл тапканны күп төркем
халык,
Хәмд-ү-тәсбих өннәре берлән гөрелдәр урталык.

Мәккәдә ачты бүген якты иманга баб ходай,
Ярлыкау эстә, шөкер ит, тәүбә кыйл, тәүваб ходай!

Тәфсир — аңлатма, комментарий.
Насры берлән Фәтхе — ярдәме белән уе-теләге.
Манигъ — киртә.
Хәмд-ү-тәсбих — мактау-дога.
Баб — ишек, капка.
Тәүваб — ярлыкаучы.