Телим булырга мин инсане гали,
Тели күңлем тәгали биттәвали.
Күңел берлән сөям бәхтен татарның.
Күрергә җанлылык вактын татарның.
Татар бәхте өчен мин җан атармын:
Татар бит мин, үзем дә чын татармын.
Хисапсыз күп минем милләткә вәгъдәм,
Кырылмасмы вавы, валлаһе әгъләм?
Инсане гали — бөек кеше.
Тәгали биттәвали — туктаусыз югары күтәрелүне.
Кырылмасмы вавы — сүз уйнату: «вәгъдәм» дигән сүзнең
баштагы «в»сы кырылса, «юк» дигән мәгънәдәге
«әгъләм» сүзе килеп чыга. «Вәгъдә күп булса да,
бар да бушка, юкка булмасмы?» дигән мәгънәдә.
