Кире кайту

Номерга төшкән искеләр

Габдулла Тукай

Күрерсең син боларның. йөргәнен һәрдәм коридорда:
Йөриләр карт кәҗәдәй — үзләрен анлар саный зурга.
Озын күлмәк лыпырдый, чалбары юк һәм изү чишкән...
Сәгатьтән һәм дә ыштаннан да чылбыр салынып төшкән!

Һәрдәм - Һәрвакыт.